КУДЫРУ ф. 1) йөкл. юн. к. куу. Тоткыннарны җәберләүче, төрмә инвентарен читкә сатып ятучы бер надзирательне эшеннән кудырта һәм төрмәгә яптыра. М.Акмулла

2) Билгеле бер матдәне югары температурада тотып, аның составындагы сыеклыкларны, газны һ.б.ш. аерып чыгару юлы белән эшкәртү, кирәкле матдә ясау

Кудыра башлау Кудырырга тотыну

Кудырып бетерү Барысын да кудыру, кудыруны тәмамлау

Кудырып килү Торган саен тагын да кудыру

Кудырып тору Һәрвакыт яисә әледән-әле кудыру



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә