КУГЫН и. 1) Качкан кешене тоту максаты белән эзәрлекләп куу

2) Куучылар, эзәрлекләүчеләр төркеме. Карт тегеләр артыннан кугын чыгара. Әкият. [Ш.Бабич] артыннан кугын куып бик озак йөгергән кеше төсле шабыр тиргә баткан, тәмам әлсерәгән иде. С.Әдһәмова. Беркемне дә тоталмады Волостьның кугыны да. С.Баттал

3) Бүрәнәләрне сал ясамыйча гына агызу, транспортлау эше

4) Гадәттә, атка атландырып, ашыгыч йомыш, хәбәр белән җибәрелгән кеше



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә