КУГАЛЫ’П ҮЛӘН и. бот. Кугачалар семьялыгыннан күпьеллык саз үсемлекләре ыругы. Татарстан Республикасында 2 төре: саз кугалып үләне – сазлыкларда; диңгез кугалып үләне Әлки, Мөслим районнарының дымлы, тозлак болыннарында, торфлы сазлыкларда үсә. Татар энциклопедиясе |