КУБЫЗЧЫ и. 1) Кубыз чиртү остасы, кубыз уйнаучы. Кубызчы чалды чәң төн йокламыйча. Утыргач таңга чаклы ошбу хәлдә, Кинәт купты тавыш иртәнге мәлдә. Котб

2) күч. сөйл. Кемне дә булса үз кубызына биетүче, кемгәдер үз фикерен, мәсләген тагучы. Татар буржуазиясенең күптәнге кубызчысы, реакцион «мөселман иттифакы»н оештыручы бу кеше [Муса Бигиев] Октябрь тантанасыннан соң бөтен зәһәрен пролетариат диктатурасына юнәлтте. К.Фасеев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә