КУБЫЗ и. 1) Дугасыман бөгелгән тимерчыбыкка 6–9 см озынлыгындагы юка гына җиз яки корыч тел беркетелеп, авызга куеп чиртеп уйный торган кечкенә музыка уен коралы (озынлыгы 7–10 см.). Кинәт кенә шәрә агач ботаклары кубыз теледәй булып тоелды Биюшкә. М.Хуҗин. Борын-борын заманда, кешеләр әле агачка, ташка табынган чорда, бер адәм аудан кайтышлый тимердән ясалган бер хикмәтле әйбер табып ала. Бу әйберне хатынына алып кайтып бирә. Хатыны бу тимерне әйләндереп-әйләндереп карый да, бер дә рәтенә төшенмәгәч, авызына каба. Калтырап торган тел сыман бер нәрсәсенә чиртә дә өрә башлый. Шуннан көй чыга. Баксаң, бу кубыз икән. М.Мәһдиев. Барабан каксалар, барабан артыннан; Кубыз тартсалар, кубыз артыннан. Н.Исәнбәт

2) Скрипка шикелле борынгы кыллы уен коралы. Минем ерак бабаларым, яуга китәр алдыннан, соңгы мәҗлестә бәгырьләрне эретә торган саз моңын, кубыз киңәшләрен тыңлаганнар. М.Юныс. Бу – синдәме, шигърият, сүз пәйгамбәре тарафыннан сайланган кандаш, аңдаш, моңдаш сүзләрнең илаһи бердәмлеге: думбра, кубыз, саз, гөслә кыллары чиртеп, тормыш-хәят хакында тәүлекләр буена кабатланмыйча җыру әйткән чәчәннәрнең тиңдәшсез тапкырлыгы? М.Галиев. Элеккедән татар халкының төп уен кораллары түбәндәгеләр булган: сорнай (мөгездән ясаган туй быргысы – өрмә уен коралы, туйлар аннан башка узмаган), барабан, дандалай, шөлдерләр, саз (саз камышы курае), кылкубыз, кубыз (кыллы һәм өрмә, әле дә кулланылышта) ---. Сөембикә

Кубызына бию ирон. Кемнең дә булса теләге, кушуы, өндәвенә сукырларча ияреп эш итү, ихтыярсыз буйсыну. Ул гына түгел, аларның кайберләре Болгар тарихын өйрәнү безнең өчен зарарлы, бу, янәсе, Сталин кубызына бию --- дип тә чыктылар. Ә.Кәримуллин. Шуны уйнап җибәрүе була, ире шатлыгыннан бии башлый. Әнә шул заманнан бирле ирләр хатыннарның кубызларына бииләр, ди. М.Мәһдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә