КУБУ ф. 1) Ябышкан, береккән урыныннан аерылу, аерылып төшү. Илһам, өстәлдәге зур лупаны алып, аның аша картинага, аеруча буявы купкан урыннарга бик җентекләп карап торды. Р.Фәизов. Купкан урыннары булмаган эмальле яки алюминий кәстрүлгә бер стакан су, бер чеметем тоз салып утка утырталар. Өегез ямьле булсын

2) Кубалаклану һәм вакланып коелу. Баланың сөягеннән итләре аерылып, тереләй тиреләре кубып, бик газапланып үлгән, аның кычкырган тавышы урамнарга ишетелеп торган... Ф.Бәйрәмова

3) сөйл. Кузгалу, тору, күтәрелү (утырган яки яткан урыннан). – Мин берүзем түгел, гадәтемчә, гел синең белән, – дип шаяртты Рәйхан, урыныннан кубып, аларга таба атлады. Д.Каюмова

4) Кинәт кузгалу, хәрәкәт итә башлау, туктап, басып торган урыннан китү. Күп малайлар һәм яшьләр дөр кубып [мәчеттән] чыгып киттеләр. Г.Газиз

5) Кая да булса китү, кузгалу, күтәрелү. Күмәкләшеп шәһәргә купканда, мирас җебен юлда югалтмадыкмы без, минем замандашлар? К.Йосыпов. Илнең асыл ир-егетләре яу кырында ятып калганнар, аларның аналары, хатыннары, балалары, дәррәү урыннарыннан кубып, дошманнан качып киткән. М.Маликова

6) сөйл. Очып китү. Каз купса, үрдәк күлгә ия булыр. Мәкаль

7) Башлану, чыгу, күтәрелү (җил, буран, давыл тур.). Бервакыт буран купты. Г.Ибраһимов. Давыл кубар тиздән, көчле давыл. А.Алиш

8) күч. Күтәрелү, кинәт башланып китү (тавыш, шау-шу, гауга һ.б.ш.). Тылмачның соңгы җөмләләрен ишетүгә, яландагы халыкның түземлеге сынды. Төрле якта ризасызлык, дәгъва, кычкырыш купты. В.Имамов

9) Сугыш, фетнә һ.б.ш. башлану турында. Халык дәррәү кубып, шаулаша-гөжләшә ишеккә ташланды. М.Галәү. Атыш куба калса, иң беренче булып, якты җиһан белән сез хушлашырсыз. В.Имамов

10) Көрәшкә күтәрелү, яуга чыгу. Кеше бит ул – акыллы зат. Бер алышта җиңәм дип, барысы бергә купмады. К.Йосыпов

Куба бару Акрынлап тагын да кубу; кубу арта бару

Куба башлау Кубарга тотыну. Әмма күп тә үтми, идәннең буявы куба башлый, бигрәк тә сайгак аралары ямьсезләнеп кала. Өегез ямьле булсын

Кубып бетү Бик нык кубу; кубу тәмамлану

Кубып китү Кинәт кубу; кубу хәлендә булу, гомумән кубу. [Итекнең] берсенең балтыры ертыла төшкән, икенчесенең олтаны кубып киткән. Ш.Камал

Кубып тору Әледән-әле кубу

Кубып чыгу Тулысынча кубу



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә