КУ’БИК II и. рус 1) Балалар уенчыгы – төрле рәсемнәр, сүзләр, фигуралар төзү өчен, куб формасындагы зур булмаган агач яки пластмасс фигура, шакмак. Ул кирпечләр нәкъ кубиклар кебек. А.Алиш. Бу кубик белән кыска гына вакыт эчендә бөтен дөнья мавыкты, бөтен дөнья халкы шул кубикны боргалады. Г.Рәхим 2) Кубсантиметр (сыеклык үлчәү берәмлеге). Безнең, доктор әфәнде, бер кубик та каныбыз юк. Т.Гыйззәт. «Бер кубик камфара», – дигән сүзләр ишетелеп кала миңа. Ә.Айдар 3) тар. 1943 нче елга кадәр Совет армиясендә урта комсоставның квадрат формасында булган хәрби дәрәҗә билгесенең көнкүрештәге атамасы. Әле кичә генә петлицаларына кече лейтенант кубигы таккан бу егетләр станциягә таба юл тоттылар. Л.Ихсанова. Өстәл артында ябык кына, сорырак битле бер бәндә утыра иде. Кызыл петлицасында бер кубигы бар. З.Зәйнуллин 4) күч. Кубик формасындагы нәрсә. Абыйлар кубиклардан биек-биек йортлар салалар. А.Гыйләҗев |