КУБИЗМ и. фр. Сынлы сәнгатьтә: XX гасырның беренче яртысында формалашып, реаль чынбарлыктагы әйберләрне геометрик фигуралар белән сурәтләүне яклый торган модернистик агым. Шул шакмакларның берсе янына икенчесе ничек куелганга карап кына, хатынның тезләрен кочаклап утырганын чамаларга була. Нәрсә бу: кубизм дигән стильнең чагылышы гынамы, әллә югыйсә рәссамның бу образга үз мөнәсәбәтен белдерүеме? М.Маликова. Художниклар арасында кубизм дигән агым килеп чыккан. Кешеләрнең гәүдәсен, битен шакмакларга бүлеп ясаудан гыйбарәт икән кубизм дигәннәре. И.Гази |