КУБАРЫЛУ ф. 1) төш. юн. к. кубару. Күргәнең бар микән: урмандагы төбе-тамыры белән кубарылган карт агач куенында үскән зифа, яшь агачны да үзе белән бергә аудара. Р.Низамиев

2) Күтәрелү. Халык дәррәү кубарылды. Мине арбам-нием белән күтәреп алалар дип торам. Д.Галимов. Улым, мәетләрнең рухыннан курык, киленнең атасына вәгъдә биргәнеңне онытма, сүзеңне таптасаң, тыныч яткан кабереннән дә кубарылыр, кем белән дә, кайда да бәхетле була алмассың. Р.Рахман

3) дини Кыямәт көнендә кабердән терелеп чыгу (үлгән кешеләр тур.). Ул көндә хак булган кубарылу өчен кычкырган тавышны бар да ишетерләр, ошбу көн – каберләрдән чыгу көнедер. Ногмани

Кубарылу көне Кыямәт көне. Аллаһы Тәгалә әйтә: «Аллаһ китабында әйтелгәнчә, кубарыласы көнгә кадәр кабердә яттыгыз, менә бүген – каберләрдән кубарылу көнедер». Ногмани

Кубарыла бару Акрынлап тагын да кубарылу

Кубарылып бетү Бик нык кубарылу, ахыргача кубарылу

Кубарылып китү Кисәк кенә кубарылу

Кубарылып тору Һәрвакыт яисә әледән-әле кубарылу

Кубарылып чыгу Кубарылу хәлендә булу; әле, хәзер кубарылу. Суккан саен, сугылучының тәненнән чәчрәп кан һәм ит кубарылып чыга иде. М.Гали



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә