КУБАРЧЫКЛАНУ ф. к. кубалаклану. Батыргали агайның борыны өшеп, тиресе кубарчыкланып кутырлаудан чыкмый торган иде. Ш.Мөхәммәдев Кубарчыклана бару Акрынлап тагын да кубарчыклану Кубарчыкланып бетү Бик нык, тулысынча кубарчыклану; тәмам кубарчыклану Кубарчыкланып китү Кинәт кубарчыклану; тагын да кубарчыклану Кубарчыкланып чыгу Тулысынча кубарчыклану |