КУБАРУ ф. 1) Ябышкан, нык береккән нәрсәне аерып алу, җирлегеннән аеру, куптару. Гайфулла, искергән шиферларын кубарып, өй түбәсен ак калай белән япты. Ф.Яруллин. Электр чаңының үкерүеннән битәр, күз алдында кабынып киткән ут көлтәсе караваттан кубарып, салкын палубага томырды. М.Юныс. «Уфада Габдулла Тукай хөрмәтенә куелган истәлек тактасын кубарып ыргытканнар!» дигән хәбәр булды. Ф.Нәкыйпов 2) Куптару, күтәрү, чыгару (тузан, давыл һ.б.ш.). Акларның җәяүлеләре, атлылары тузан кубарып монда таба чабалар. Г.Бәширов 3) күч. Кузгату (уй, хисләрне). Кондаков егет күңелендә нинди уйлар кубарганын сизенде. А.Гыйләҗев 4) күч. Нинди дә булса эшне булдыру, эш кузгату, майтару. Менә әйтер күк: «Юк, булмый Пычагым да кубарып...» С.Хәким 5) күч. жарг. Каеру, күп итеп алу, күпләп бирергә мәҗбүр итү (акча һ.б.ш.). «Шәһәргә даныңны чыгарам» дип куркытып, егетеңнән --- шактый гына кубарган идем. Г.Камал Кубарып алу Берникадәр вакыт кубару; кубарып үзеңнеке итү, үзеңдә булдыру. Кригер [патша рәсеме астына ябыштырган кәгазьне] кубарып ала да укый. Т.Гыйззәт. Стенага беркетелгән бер агачны кәйлә белән кубарып алуы булды, калганнары үзләреннән-үзләре чыкты. Г.Хисамов. Казанны кубарып алып киткәннәр. Г.Рәфикый Кубарып ату Тиз генә барысын да кубару Кубарып бетерү Ахырга кадәр кубару, барын да кубару Кубарып йөрү Кубару хәлендә булу. --- Сәләхиләргә барып: – Аның шулпасы да булырга тиеш, нигә миңа шулпасын бирмәдегез?! – дип дау кубарып йөргән. Ф.Хөсни Кубарып кую Азрак кубару яки алдан ук кубарган хәлгә китерү Кубарып ташлау Кискенлек белән кубару. Давыл кайсыдыр өйнеңме, сарайныңмы түбәсен кубарып ташлады. Г.Әпсәләмов. Хакыйкатьне эзләүчеләр бар икән әле дөньяда, һәм мин ышанам: хаклыкны нинди генә авыр таш белән бастырып куйма, аны кубарып ташлардай көчлеләр, гайрәтлеләр табылыр. Ф.Яруллин Кубарып яту Кубару хәлендә булу |