КУБА’НКА и. рус 1. 1) Бәрән тиресеннән тегелгән яссы түбәле, тирән эчле колаксыз бүрек. [Ләлә] ак маскхалатын салган, аның башында кызыл түбәле соры кубанка, өстендә сырган чалбар, шундый ук сырган телогрейка. Г.Әпсәләмов. [Хазбулатның] өстендә --- бөрмә билле черкеска, башында иң яхшы бөдрә бәрән тиресеннән тегелгән кубанка. Р.Ильяс 2) а.х. Бодайның югары сыйфатлы бер сорты. --- богдайның дәхи төрләре күптер, хәтта 150 ләп төре бар, диләр. Бу җирдә кулланылганы ошбулардыр: сандо-мирка, саксонка, гирка, арнаутка, кубанка, билаторка. К.Насыйри 2. с. мәгъ. Кубанка (1 мәгъ.) формасында тегелгән. [Хафизның] башында кубанка бүрек, өстендә кожан иде. Г.Галиев |