КУБАЛАКЛАНУ ф. Яргаланып кубу, кубалаклар хасил булу, вак-вак кисәкләр булып куба башлау; кубып, кисәкләр асылынып тору (тышча, тире һ.б.ш., гомумән, нәрсәнең дә булса өслеге тур.). Ул көнне Тимерханның язгы җилдә ярылып кубалакланган, күптәннән елмаю белмәгән бите көләчләнеп яктырган иде. М.Мәһдиев. Боларның барысы, шулай ук битне яхшы корытып сөртмәү дә тиренең кубалаклануына һәм яргалануына сәбәп була ---. Өегез ямьле булсын. Әгәр бит-кулны начар сөртсәң, тирене җил ашый: кибә, кубалаклана һәм хәтта ярыла. Өмет Кубалаклана бару Акрынлап кубалаклану; кубалакланганнан-кубаклану Кубалаклана башлау Кубалакланырга тотыну Кубалакланып бетү Бик нык кубалаклану, тәмам кубалаклану Кубалакланып тору Гел кубалаклану процессында булу; әледән-әле кубалаклану |