КУБ и. гр. 1) мат. Геометрик җисем – һәр ягы квадрат булган төзек алтыпочмак. Кристаллның структурасы – кырые үзәкләштерелгән куб. Физикадан мәсьәләләр җыентыгы

2) Күләм үлчәү берәмлеге: кубсантиметр – иңе, буе һәм биеклеге 1 см; кубметр – иңе, буе һәм биеклеге 1 метр һ.б.ш.

3) сөйл. Иңе, буе һәм биеклеге бер метр булган күләм үлчәү берәмлеге; кубометр. [Бетон салу] стенага хәтле --- Алтыбызга туксан куб була. Ш.Маннур

4) мат. Нинди дә булса санның үз-үзенә ике мәртәбә кабатланган тапкырчыгышы, дәрәҗәгә күтәрелгән (дәрәҗәләнгән) санның яки хәрефле билгеләмәнең өченче дәрәҗәсе: a2b3 (a квадрат, b куб)

5) Тамырның өченче дәрәҗә билгесе

6) Сыеклыкны кайнату яки саклау өчен хезмәт итә торган зур савыт. Мәктәп ишегалдында --- зур ашханә. Анда һәрвакыт куб кайнап тора, теләгән чагыңда чәйне эчә бир. З.Бәшири. [Солдатлардан] берәү: – Монда кайнар су табып буламы? – дип сорады. – Юк, куб кайнатучы эшчене үтерделәр. Ш.Усманов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә