КУӘТСЕЗЛӘНҮ ф. 1) Физик яктан көчсезләнү, куәт бетү; хәл китү

2) Көче, куәте кимү, бетү (табигый күренешләр тур.). Давыл куәтсезләнү

3) Организмга тәэсир итү көче бетү, айну. Керән куәтсезләнү

Куәтсезләнә бару Торган саен куәте кимү. [Кояш] Шулай үткән бер минутта түбәнәя, куәтсезләнә барып, ниһаять, бөтенләй югала: ак була, бетә. Г. Ибраһимов

Куәтсезләнә төшү Бераз куәтсезләнү

Куәтсезләнеп калу Билгеле бер моменттан, сәбәптән соң куәтен югалту

Куәтсезләнеп китү Искәрмәстән, көтмәгәндә кинәт куәтсезләнү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә