КУӘТСЕЗ с. 1) Физик яктан көчсез, көче аз булган. Бу тавышлар диңгез буена җәелеп, карт дулкыннарны яшь итте, куәтсезгә көч бирде, куркакларга гайрәт бирде. Г.Коләхмәтов 2) Тәэсир итү көче аз булган, айныган, көче кимегән; көчсез; гайрәтсез. Сәмәрия хихылдап: – Агуың куәтсез икән, менәтерәк мин исән, – диде. Н.Гыйматдинова. Куәтсез керән. Куәтсез серкә 3) сөйл. Ышандырмый торган, ышандыру көче булмаган, нигезсез. Куәтсез дәлилләр |