КУӘТЛӘ’Ү ф. 1) Теге яки бу фикерне, сүзне, тәкъдимне һ.б.ны яклау; хуплау. Аны хатыны куәтләде. Х.Сарьян. Бүлек начальнигы, аның фикерен куәтләп, үзалдына гына әйтеп куйды. Р.Ишморатова. Кайсыгыз ячейка оештыруны куәтли? Корыч ничек чыныкты 2) Нигезләү, дөреслеген күрсәтү, дөреслегенә ышандыру, дәлилләү. --- авылның искелеген шәҗәрә ярдәме белән дә куәтли. С.Алишев. --- татар эстрадасына хезмәт итүчеләр арасында махсус белем алмаган җырчыларның саны арта бару әлеге карашның дөреслеген күпмедер күләмдә куәтли кебек. К.Миңнуллин 3) Нинди дә булса бер эш-хәрәкәтне башкаруда ярдәм итеп хуплау; җилкендерү, куәт бирү. Малай, тегесенең җырын куәтләп: ох! ох! ох! дип ухылдап утыра иде. Г.Бәширов 4) Үстерү, арттыру. Хис сюжетын куәтләп, автор вакыйга сюжетын да матур итеп чикләп куя. А.Яхин 5) сөйл. Көчәйтү. Күңелдә туган йорт белән очрашу кирәклеген куәтләгән саен, ыгы-зыгылы шәһәр тормышы томан артына яшеренә, югала барды. Казан утлары Куәтләп алу Барысы бердәм куәтләү, дәррәү хуплау Куәтләп җибәрү 1) Көтмәгәндә куәтләү, хуплавын белдерү. – Чынлап та! Бөтен кан тамырларына йөгерде!.. – дип, минем сүзне абый да куәтләп җибәрде. Х.Сарьян. Галимҗан да аның сүзләрен куәтләп җибәрде. З.Бәшири 2) Куәтләнүгә этәргеч бирү. – Әйе! – җырга Булат кушылып, куәтләп җибәрде. Т.Таһиров Куәтләп китү Сүз арасында куәтләү Куәтләп кую Куәтләүне белдерү. – Имәннәрдәй озын гомерле булырга язсын безгә! – дип, Басыйр Бариевич аны куәтләп куя. А.Гыйләҗев Куәтләп тору Әледән-әле, даими куәтләү. Дәүләт үзе [өй салуны] куәтләп тора, акчасын бирә, материалын бирә. Ә.Еники. Патшага бу ошый, җансакчысын хәтта куәтләп тора. М.Хәбибуллин. Әмма рәссамнарны, һәрдаим экспозицияләр оештырып, һаман куәтләп тору мәслихәт ---. Мәдәни җомга Куәтли бару Һәрберсен, булган берсен куәтләү. --- мин аның фикерләрен куәтли бардым. М.Әмир Куәтли бирү Куәтләвен дәвам итү. Саҗидә сүзен куәтли бирде: – Гомергә баласыз каласың килмәсә, өйләнергә кирәк… М.Галәү Куәтли башлау Куәтләргә тотыну. Аның фикере белән килешмичә, берәр сорау бирсәң: «Тукта!» – дип, үз сүзен куәтли башлый. Татарстан яшьләре Куәтли төшү Бераз куәт бирү; тагын да куәтләү. Зыяның соңгы еллардагы эшләре аның бу өметен куәтли төшеп, тик Собраниедән имтихан кылынып чыгуы гына аның җанын бик дулкынландырды. Г.Ибраһимов |