КУӘТЛӘНҮ ф. 1) Физик яктан көчәю, ныгу. Күрешкәч, Рәсим Хәбирнең кулы шактый ныгыган, куәтләнгән булуын сизде ---. Ф.Шәфигуллин 2) Тагын да көчәю, зуррак көчкә ия булу, интенсивлашу (эш, хәрәкәт һ.б.ш. тур.). Агым каршылык очраганда аеруча куәтләнә бит ул. К.Тимбикова Куәтләнә бару Торган саен куәтләнү, куәте акрынлап арту. Искеләр [кадимчеләр] арасында көннән-көн яшьләргә карата реакция куәтләнә бара. Ф.Әмирхан. Буран һаман куәтләнгәннән-куәтләнә бара. С.Җәләл. Революция дулкыннары аның саен куәтләнә бара. И.Нуруллин Куәтләнә башлау Куәтләнүе сизелү, күренү, куәтләнергә тотыну. Моның шулай булуына Сүзге сөенде генә, чөнки Себер иле күзгә күренеп ныгый, куәтләнә башлаган, элеккеге таркаулыкның, мескенлекнең инде эзе дә калмаган иде. Ф.Бәйрәмова Куәтләнә төшү Тагын да куәтләнү. Сәгадәтнең вөҗдан газабы, казармага «үз ишләре» янына кайтып кергәч, тагын да куәтләнә төшә. Ф.Габидуллина Куәтләнеп алу Бераз, кыска вакытка куәтләнү Куәтләнеп калу Нинди дә булса сәбәптән, вакыттан соң куәтләнү. Иван III вакытында рус дәүләте шактый ныгып, киңәеп, куәтләнеп калды. М.Әмирханов Куәтләнеп килү Акрынлап куәт җыю. Җәмгыятебезнең ыгы-зыгылы, демократиянең куәтләнеп килгән еллары. Р.Вәлиев Куәтләнеп китү Көтмәгәндә, кинәт куәтләнү. Бу минутта тагын да көчәеп, куәтләнеп киткән хакыйкать Галиянең күзләрен томалады ---. Р.Низамиев. Мондый хәлләр соңрак, 28–29 нчы еллардан башлап, кинәт куәтләнеп китте. Ә.Еники |