КУӘТЛӘНДЕРҮ ф. 1) Көч бирү, куәт кертү. Саф, ачык һавада хәрәкәт итү аның [баланың] эчендәге ашларны үзгәртеп, бәдәнен куәтләндерер. Х.Сарьян

2) күч. сөйл. Үстерү, көчәйтү; арттыру. Аннан [төрмәдән] исән-сау чыкканнан соң, ул көрәшен тагын да куәтләндерә. Р.Батулла

Куәтләндерә бару Торган саен ныграк куәтләндерү. [Сөйләм] Ритмы һәм тизлеген, көчен куәтләндерә барып, соңыннан акрынлап киметәбез. Г.Нуриев

Куәтләндерә башлау Куәтләндерергә керешү

Куәтләндерә бирү Бернәрсәне игътибарга алмыйча куәтләндерүен дәвам итү

Куәтләндерә төшү Тагын да куәтләндерү. Ә соңгы елларда тормышыбызда башланып киткән яңарыш хәрәкәте исә Әмирхан Еники исеме һәм әдип иҗаты кузгаткан андый уй-фикерләр агымын тагын да көчәйтә, куәтләндерә төшә. М.Вәли-Барҗылы

Куәтләндереп алу Бераз, кыска вакытка куәтләндерү

Куәтләндереп җибәрү Куәтләнүгә этәргеч бирү; бераз куәтләндерү. Шул рәвешле, әйтемнәрнең иҗтимагый-эстетик функциясе турында, ул – нигездә, тел бизәге, берәүнең сүзен, фикерен көчәйтеп, куәтләндереп җибәрү өчен кулланыла, дип әйтергә мөмкин. Ф.Урманче

Куәтләндереп тору Даими куәтләндерү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә