КУӘТ и. гар. кит. 1) Физик эш-хәрәкәт ясау сәләте, эш башкара алу мөмкинлеге; гайрәт, көч. Төрки-татар дөньясында Тәңре кылычы атадан балага, баладан оныкка тапшырылып, көч, куәт, батырлык, гадел хакимият символына әверелә. Ф.Урманче. Менә бит, адәм баласының таланты, кодрәте нинди зур, куәте ничек көчле, диләр алар. М.Маликова. Әнә Илфат нинди нык үсмер булып бара, куәт дисәң куәте бар, буйга-сынга да күз тимәсен диярлек ---. Б.Камалов 2) Иҗтимагый күренешнең, илнең, җәмгыятьнең көче, дәрәҗәсе. Сәбәбен дә аңлаган бу ил куәтенең, һәр болгарның (татарның) хан белән тигез дәрәҗәдә ил иминлеге өчен җаваплылык хисе тоюын да абайлаган [Чыңгыз хан]. Ф.Баттал. Лас-Вегас куәтләре бу чыгымны гына рәхәтләнеп күтәрә ала. М.Юныс. Идел бассейны үзе үк Казан ягында икътисади куәтне арттыруга ярдәм итүче, өстенлекле көндәшлек алып баручы мөһим фактор булып тора. Татарстан 3) Кораллы көчләр. Ил сагына баскан «куәт»ләрне Кулланмаска – тантаналы вәгъдә! Р.Низамиев. Монда бүген ике гадел, тугры куәт, Хыянәтсез ике сакчы тора. Ш.Мөдәррис. Аурупада Американың ПРО системасын җәелдерүенә бәйле рәвештә дәүләтнең оборона куәтен --- ныгыту буенча чаралар системасы билгеләнде. Мәдәни җомга 4) Җитештерү объектлары (заводлар, машиналар, техник корылмалар тур.). Бу тиклем техник куәтләр Җир-анабызга, аның табигатенә зур зыяннар салу, табигатьтә сакланырга тиешле тигезлекләрне даими бозу бәрабәренә яулана. Р.Фәизов. Татарстан хөкүмәте, Мәскәүдән капиталь ремонт өчен бүленә торган акчаны ике тапкыр күбрәк алып, төзелеш куәтләрен һәм белгечләрен саклап калмакчы. Ватаным Татарстан 5) Эш-хәрәкәтнең, күренешнең көче. Баярак аз гына да кымшанмый утырган агачлар үзләренә искиткеч куәт белән ябырылган җилгә каршы торырга азапланалар ---. Г.Кашапов. Бу яшеннәрнең куәтен, күк күкрәүләр дөбердәгәнен адәм баласы акылы белән колачлый да алмый. Кызыклар дөньясында. Бу хәл Кура-Сиво җылы агымының куәте кимү белән аңлатыла. Кызыклы ихтиология 6) Берәр күренешнең йогынты ясау көче, тәэссораты. «Тимер маршы» исә үзенең куәте, көче берлә Тимергалинең астын-өскә китерә. Г.Исхакый // сөйл. Тәэсир итү көче, катылыгы. [Кымызның] Әчкелтемрәк куәте борынны да ярып чыкты, ә каймагы тамак төбенә дә ягылып калды. Ә.Еники 7) Егәрлек. Андый батареяның куәте өч Днепрогэстан артып китә! Кызыклар дөньясында 8) Эшләп чыгару, җитештерә алу сәләте. – Күренеп торган шушы факелларда янган газның куәте генә дә бәләкәйрәк бер шәһәрне җылытып гөл итәрлек, – дип ачыклап бирде. А.Гыйләҗев. Балык терминалларының куәте үзебезнең территориаль суларда тотылган балыкны да тулысынча кертеп бетерергә мөмкинлек бирми. Мәдәни җомга // Эшләү сәләте, булдыклылык, белем дәрәҗәсе. Үзем теләгән нәрсәләрне тәрҗемәгә куәтем җитсә дә, ни бирсәләр аны тәрҗемә итәргә үземдә икътидар хис итми идем. Г.Тукай 9) Үсеш, алгарыш. Аның шигырьләре һәм поэмалары, соңгы елларда аеруча зур куәт алган прозасы тормыштагы урының, кыйблаң турында уйландыра. М.Вәлиев 10) күч. Рухи сәләт, рухи көч. Өзеп кенә бер якка хәл итәрлек тә куәте юк иде [Мортазинның]. В.Имамов. Гаеп, үпкә белдерү түгел, каршы әйтерлек куәте дә юк. В.Имамов 11) күч. Дәрт ◊ Куәт бирү 1) к. куәт кертү. Алла куәт бирсен! 2) Дәрт бирү, җилкендерү. Тәкетдин карт, бәйләүчеләргә куәт биреп, туктаусыз тәкелдәде. А.Хәлим. Өйдән чыккан кунакларның бер ише биюгә кушыла, кайсылары биючеләргә куәт биреп кул чабып тора. Т.Миңнуллин. Куәт кертү Көч бирү |