КУӘ и. гар. иск. юг. 1) Эшне эшли белү, башкара алу сәләте; талант. Бик күп нәрсәләргә көче җитсә дә, кызны малайга әверелдерү куәсеннән мәхрүм иде Заһит Рәхмәтуллович. Ф.Садриев. Эштә иҗади куәсегезне тормышка ашыру кирәк – сезне һичшиксез бәяләрләр. Мәдәни җомга 2) Көч, куәт. Тәннәренә җылылык иңеп, аракы куәсе миләргә менеп җиткәч, дөнья, район, авыл хәлләре турында гәп корып җибәрәләр. Т.Галиуллин |