КУАНЫШУ ф. урт. юн. 1) Бергәләшеп куану, шатлану, шатланышу. Шәһадәтнамәне ана кеше дә, Шакирҗан да, Габделхәким дә кат-кат тотып, әйләндереп карый-карый куаныштылар. С.Поварисов. Тавыклар да: «Шулай!» – дигән булып, Куанышып җырлап җибәрде. Ш.Маннур

2) Дәртләнү, дәртләнешү (казларның аталану чорындагы хәле). Ишегалдында казлар куаныша



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә