КУАНЫЧЛЫ с. 1) Шатлыклы, сөенечле. Бу еллар Казан ханлыгының иң куанычлы еллары булып, ул урыс боендырыгыннан котылган, тынычлаган иде. Һ.Атласи. Бу куанычлы хәлнең каян туганын ачыклау өчен, билгеле, фәнни тикшерү уздырырга кирәк булыр иде. М.Юныс

2) Шатланган, куанган. Чәй катында елмая куанычлы әткәсе. Г.Тукай



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә