КУАНЫЧ и. Шатлык, сөенеч. «Кызыллар!» – Куанычымнан агачта булуымны онытканмын, чак кына мәтәлеп төшмәдем. Д.Галимов. Йөзү эшендә… саф һава, дөнья күрү куанычы, экзотика, романтика, кешенең дәрәҗәсен күтәрә торган авыр, җаваплы эш. М.Юныс