КУАНУ I ф. 1) Шатлану, сөенү, шатлык, канәгатьлек хисләре тою. Нәфисә бу сорауга куанып, зәңгәрсу кыска бишмәтенең эчке кесәсеннән коңгырт тышлы кечерәк кенә куен дәфтәрен чыгарды. Г.Бәширов. – Чын могҗиза бит бу, дусларым! – дип сөйләнде ул, куануыннан нишләргә дә белмичә. Р.Фәизов. Әгәр бер тычкан тотса, аны олы бәхет вә дәүләт саный иде. Һәм ничә көн куанып, аны теш даруыдай газиз тотып, аз-аз гына ашый иде. Татар халык иҗаты

2) Дәртләнү (казларның аталану чорында була торган хәле). Ашамаган каз куанмый. Мәкаль

Куанып алу Берникадәр вакыт куану. Айсылу, колхоз идарәсенә таба барган карт-карчыклар төркемен күреп, тагын бер куанып алды. Г.Бәширов

Куанып бетү Бик нык куану. Хәйдәр исә балаларның ачык йөзендә тирән ышаныч һәм якты өмет балкуын күреп куанып бетә алмый иде. Г.Бәширов

Куанып йөрү Куану халәтендә булу. Ул-бу юкмы икән дисең, төштә яхшырак күрсәң дә, көне буе куанып йөрисең. Г.Бәширов. Яки кәефе күтәренке булганда, үзалдына нидер көйләп, куанып йөри. Әдәбият

Куанып китү Берәр сәбәп чыгып кинәт кенә куану. Килде заман, инде шатлан, курай, Ямьле тавышың илгә яңрасын. Куанып китсен урман, сайра, тугай, Бүз тургайлар кушып сайрасын! Ш.Бабич

Куанып кую Азга гына куану. Әмма сержантның тавышы калтыравыннан, --- артисткаларның һәм сугышчының маңгаеннан үбеп, кулын каты итеп кысуыннан аларның иске танышлар икәнен төшенде һәм, Газинурны күптән белгәнлектән, аның бәхетенә куанып куйды. Г.Әпсәләмов

Куанып тору Даими яисә әледән-әле куану

Куанып җибәрү Кисәк куану

Куанып утыру Куану хәлендә булу. Габдулланың бүгенге күтәренке күңелен алар икесе дә үзләренчә аңлап, баланы юаттык, дип уйладылар һәм куанып утырдылар. Ә.Фәйзи



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә