КУАНДЫРУ ф. Куаныч, канәгатьлек, шатлык хисе тудыру; шатландыру. Алар барысы да мактау сүзләре, тынычландыру, куандыру сүзләре генә әйтергә тырыштылар. Н.Фәттах

Куандыра бару Акрынлап тагын да, берникадәр күләмдә куандыру

Куандыра төшү Берникадәр куандыру

Куандырып тору Әле куандыру; даими рәвештә яки әледән-әле куандыру. --- якты кояш, меңәрләгән чакрым арадан үзенең җылы энергиясен җибәреп, яктысы белән Рәйханны куандырып тора. Д.Каюмова

Куандырып җибәрү Кинәт куандыру, көтмәгәндә куандыру

Куандырып яту Куандыру хәлендә булу



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә