КУАЛА’У ф. 1) Куып алып бару, билгеле бер юнәлештә барырга мәҗбүр итү. Астан күтәрелгән су ике елганың да бозларын туктаусыз алга куалый. К.Йосыпов 2) Кызурак, җитезрәк атларга мәҗбүр итү (җигелгән яки атланган атны һ.б.ш.). Бер-ике көннән, пар алашаларын куалап, тегеләр дә килеп җитте. Әкият. Атны куалыйсы, тизрәк авылга кайтып җитәсе килде малайның. Г.Исхакова. Шуңа да ул [абзый] арык аткаен-малкаен куалый. Чөнки алда – Ушили таулары. К.Йосыпов 3) Көчләп кая да булса барырга мәҗбүр итү, кая да булса җибәрү. [Патша хөкүмәте халыкны талады,] Суярга алып барган куйлар кебек, Көтү-көтү сугышка --- куалады. Ш.Мөхәммәдев 4) Куу, куып җибәрү, үз яныңнан китәргә мәҗбүр итү. Бер урман буена барып җиткәч, аю белән бүреләрне дә җибәрде, пәрине дә яныннан куалады, бер башы гына калды. Әкият. Шулай да байлык артмады. Әти барыбер үземне бер казыксыз куалап чыгарды ---. Г.Толымбай. Алар килеп җиткәнче, бәхетле Габделхәй ат янына якынлашты, --- тәнендәге кигәвеннәрне куалады. Н.Фәттах 5) Кемне, нәрсәне дә булса тоту максаты белән артыннан чабу, йөгерү. Җан-фәрман йөгерә бер мамонт, Ак-кара күрмичә йөгерә бер тынга!.. Әйтерсең ниндидер күренмәс явыз көч Куалый мамонтның артыннан. Л.Лерон. Аяз Актүш белән куе печән арасында аунаклашып уйнады, күбәләк куалады, кигәвен тотты. Д.Каюмова Куалап җитү Куалап башкалар белән тигезләшү (ярышта һ.б.ш.). Галиәкбәр абзый үзе дә, хатыны да бик еш хәлемне белә башладылар. Артта калган дәресләрдән куалап җитү өчен, үземә ярдәмгә иң яхшы студентларны беркеттеләр. Г.Кутуй Куалап йөрү Куалау хәлендә булу. Шигърият артыннан куалап йөрмиләр, ул үзе килә. Г.Тарханова Куалап тору Гел, туктаусыз куалау яисә әледән-әле, ара-тирә куалау. Сакчы солдатның әледән-әле куалап торуына карамастан, алар, ярсулы бер үҗәтлек белән, һаман капкага якынрак килергә тырышалар. М.Галәү. Тирләрен җиңнәре белән генә сөртеп алалар да ут өертүләрен дәвам итәләр. Бер-берсен ашыктыралар, куалап торалар, җитмәсә. Ф.Баттал. --- кешеләрне гел йортларга гына куалап торган бураннар да шәһәр урамнарына ниндидер шомлы тынлык, алдагыч иминлек тойгысы иңдерде. В.Имамов Куалый башлау Куаларга тотыну. --- Илһам хан атын тагы да куалый башлады. М.Хәбибуллин. Рифның сабыр йөрәге, кинәт тибешен кызулатып, бөтен кан әйләнешен бил тирәсенә куалый башлады ---. К.Кәримов Куалый төшү Тагын да куалау. --- ирекне алтын бәһасенә сатып алды дияргә була, – диде әмир Хаҗи, атын куалый төшеп. М.Хәбибуллин |