КУАКЛАНУ ф. Куак рәвешенә кереп үсү; ботак яки тармак җибәрү, тармаклану. [Карт] --- куакланып өлгергән һәм, инде менә мең тапкырлар әйтелгәнчә, яшел дәрья булып шаулый башлаган иген басуы буйлата атлап китте. Ә.Баян. Иртә чәчелгән арпалар үсешләренең куаклану фазасын кичерәләр, бодай чәчкәндә куелык та, тирәнлек тә сакланган. Авыл утлары Куаклана бару Акрынлап куаклану, тагын да куаклана төшү Куаклана башлау Куаклану процессы башлану Куакланып бетү Бик нык куаклану; тәмам куакка әйләнү Куакланып калу Нинди дә булса агачның гадәти үсү процессы тукталып, куак формасына керүе, шул формада үсүе тукталу. Яшь чагында ук очы сынган шомырт агачы төрле якка ботаклар чыгарып, зур булып үсә алмыйча куакланып калды Куакланып килү Куак формасына керә бару. Яңа утырткан карлыган инде бик матур булып куакланып килә |