КУАК и. 1) Агачларның, үсемлекләрнең төптән үк диярлек ботакларга тармакланган тәбәнәгрәк төрләре. Шунда ук агачлар төбеннән гөлҗимеш куаклары сузылып китә. Д.Галимов. Кура җиләге куакларында яңа үргеннәр күренә башлагач, аларның иң көчлеләрен сайлап алалар. Өегез ямьле булсын

2) Гомумән, чагыштырмача зур булмаган, тәбәнәк агачлар төркеме. Холодильник янындагы тәрәзне аяк белән бәреп төшердем дә андагы затлы ризыкларны үләннәр, куаклар арасына ыргыта башладым. Т.Галиуллин. Парк, сквер, аллеялардагы элек ямь-яшел булып утырган агачлар, декоратив куаклар… корып төшкән, кибеп беткән. Ә.Сәлах. Җил шыр ялангач кыр буенча чаба, юлында очраган шәрә куаклар арасында сызгыра, корыган үләннәрне һавага күтәрә. Г.Әпсәләмов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә