КУ II и. Черек каен төпләрендә үсә торган каты гөмбәнең киптерелгәне, кипкән мәшкә, кау (чакма белән ут кабызу өчен кулланыла). Чакмадан атылып чыккан очкыннардан әлеге ку пыскып яна башлады. М.Госманов. [Келәмче кыз] Курҗыныннан – күн янчыгыннан – чакма таш алды, чакма чагып, оста-җитез генә куга ут төшерде. Р.Батулла ◊ Ку баш хупл. Баласыз, баласы булмаган (күпчелек очракта, ир-атларга карата әйтелә) |