КРЫЖО’ВНИК и. рус 1) Крыжовникчалар семьялыгыннан ачкылтым татлы җимешле, чәнечкеләре булган куак үсемлек; актикән. Крыжовник картайган, шулай да энәләрен тырпайткан, якын китерми, янәсе. Ф.Тарханова. Крыжовник бер утырткач егерме елга кадәр үсә. Өегез ямьле булсын

2) Шул үсемлекнең җимеше. Чыннан да, крыжовник йонлы карлыган булудан битәр бозау күзенә охшаган икән ләбаса. Р.Батулла. [Ленар:] Клара, кара, әй, синең бу крыжовник согың чын тел ачкычы булган бит. Әйбәт чыккан ул! А.Хәсәнов. Ягъни кешедән көнләшеп яшәүче кеше бәхетсез. Бу кешеләр, мөгаен, үз гомерләрендә бер тапкыр да беренче кырау белән крыжовник вареньесына әйләнгән бәрәңге сабагы исен кояшлы иртәдә иснәмәгәннәр. М.Мәһдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә