КРУ’ЖКА и. рус Стакан формасындагы тоткалы биек савыт (гадәттә 200 гр – 1 кг сыешлы була). Мин ак калай кружкадан иреннәремне пешерә-пешерә җиләкле кайнар чәй эчтем. Ф.Яхин. Һич кенә дә авыл тормышына охшамаган кырыс тәртибе ---, тимер кашык, кружкалары – һәммәсе аның өчен үзгә бер яшәеш иде. Т.Галиуллин. Компотны кружкаларга бүлеп куясы да, егетләр утыргач, ботка китерәсе генә калды. М.Юныс |