КРО’ЛИК и. пол. зоол. 1) Куяннар семьялыгыннан гадәти куяннарга караганда кечерәк колаклы, соры төстәге имезүче хайван. Хәзерге вакытта Австралия материгында кеше алып килгән, кыргыйлашкан кроликлар очрый. Биология. Хайваннар. Шул ук механизмнан күп кенә хайваннар: кроликлар, вальдшнеплар, балыклар да файдаланалар ---. Кызыклы физиология. Ата Кролик, уңай вакыт табып, сүз башлады: – Син кем? Р.Батулла 2) Шул хайванның ите. Кролик пешеп җиткәч, кәстрүлдән алырга, өлешләп бүлеп тәлинкәләргә салырга һәм өстенә кролик пешкән шулпада әзерләнгән ак соус сибәргә кирәк. Йорт эшләре |