КРОКОДИЛ и. гр. Ян-яклардан кысылып килгән озын койрыклы, җәенке танаулы, гәүдәсе каты япма белән капланган сөйрәлүче ерткыч хайван; тимсах. Җәннәт булгач, анда куе тропик урманнар, фил, крокодил һәм зур-зур еланнар яши торган джунгли да булырга тиештер. Р.Мөхәммәдиев. Сихри агачлар күләгәсендә, мәрмәр читле искиткеч буаларда зур-зур крокодиллар ята. Кызыклар дөньясында. Крокодилларда ул [йөрәк] дүрт камералы. Биология ◊ Крокодил күз яше Риялы үкенү, ясалма кызгану; икейөзлелек (корбанын ашап бетергәннән соң, крокодилның күзләре, янәсе, яшь белән тула дип ышанудан). – Хатын-кыз күз яше ул – крокодил күз яше инде. Чамала... – Канатланып һавада очып йөргән иде, хатын җылавы аны җиргә өстерәп төшерде. Х.Камалов. Алга таба табигатьне ярату, комбинат эшчеләренең армый-талмый хезмәт итүләре, кыскасы, крокодил күз яшьләре, төче сүзләр тезелеп киткән иде. Р.Мирхәйдәров. Ә китап укымыйлар дип крокодил күз яшьләре түгү исә, гомумән, тешкә тия. Татарстан яшьләре |