КРИ’ТИК РЕАЛИЗМ и. Әдәбиятта һәм сәнгатьтә тормышны тәнкыйть күзлегеннән чыгып дөрес чагылдыруны метод итеп алган алым. Язучы үзе яшәгән җәмгыятьне я сюрреализм, я критик реализм, я романтизм --- методына таянып яктырткан. Ләкин метод булдымы, ул – ниндидер чик билгеләү. Ф.Яруллин. Мин үзем исә кайчандыр соцреализм, критик реализм, романтизм дигән нәрсәләрне әдәбият дәресләрендә укысам да, аларның ни икәнен аңламадым, бүген дә аңламыйм ---. Т.Миңнуллин |