КРИ’ТИК II с. 1. Тәнкыйть күзлегеннән чыгып әйтелгән яки язылган; тәнкыйтьле. Бу анализ әсәрдәге уңышлы һәм кимчелекле якларны ачып бирә, башлап язучылар биредә күп кенә нәрсәгә төшенә алалар: әсәрне критик күзлектән чыгып укырга өйрәнәләр һәм язачак әсәрләре өчен үзләренә сабак алалар. Казан утлары

2. рәв. мәгъ. Тәнкыйть күзлегеннән чыгып. Алар шулай ук балаларны күзәтүчәнлеккә, игътибарлылыкка, критик уйлау һәм мөмкин булган реаль вакыйгаларны уйдырмалардан аера белергә өйрәтә. Тәрбия теориясе һәм методикасы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә