КРИ’ТИК I с. 1) Кискен үзгәрешкә китерә торган. Андый кисемдәге параметрларны критик параметр диләр. Техника термодинамикасы. Автокамилләшүгә сәләтле бүгенге роботлар, ниндидер бер критик чикне узып, кешегә якынлаша, адәмиләшә башламады микән хәзер? А.Тимергалин 2) Авыр, катлаулы; куркыныч, кискен. – Давай, чалбарыңны төшер, – диде доктор, явызрак күренергә тырышып. – Әдәбият ләчтитен кирәгеннән артык сатканга күрә, гемоглобиның критик ноктага җиткән инде. М.Юныс. --- сугыш чорында адәм баласы килеп эләккән критик, кискен ситуацияләрдә алар кешенең кем икәнен, нинди икәнен ныклап белергә ярдәм итә. М.Вәли-Барҗылы. Балалар үсешенең критик периодларында нерв, иммун һәм репродуктив системаларның зарарлы факторларны сизүчәнлеге тагын да югарырак. Сәламәт яшәү нигезләре |