КРИТЕ’РИЙ и. гр. Нәрсәне дә булса объектив, төпле бәяләү өчен сайланган билге, сыйфат. Тарихилык критерие кешенең эш кораллары ярдәмендә шул коралларны туктаусыз җитештерә килүенә нигезләнә. Ә.Баян. Ләкин дөньяда «өч наданга алмашынмас бер язу белгән кеше» дигән критерий да барлыгын онытмаска кирәк. Р.Харис. Нәтиҗәдә, базарда нәрсә тәкъдим ителсә, шуны күздән кичерәбез, карарны бердәнбер, шулай ук ялган критерийга – әйбернең бәясенә карап кабул итәбез. Татарстан |