КРИСТАЛЛАШУ ф. 1) Җисемнәрнең сыеклык, газ, коллоид халәтеннән кристалл халәтенә күчүе. Караңгы кәрәзләрдә азык запасы тизрәк кристаллаша, бу – бал кортларының көчсезләнүенә һәм кышлаганда үлүенә китерә. Татар балы

2) күч. Билгеле бер тотрыклы форма алу; формалашу. Син – тирән белемле, югары профессияле, кристаллашкан гыйльми көч. М.Җәлил. Менә Тукай лирикасының җитлегеп кристаллашкан дәвереннән бер үрнәк: «Туйса Иблис тормышыннан, яд итә оҗмахларын, – Яд итәм, бизсәм үземнән, мин сабыйлык чакларын ---». Н.Хисамов. --- хис һәм акыл көче бергә кристаллашкан шигърияттә шагыйрь, теләсә нинди тарихи фактны үз җаны аша үткәреп, укучы җанына, аңына иңдерергә тиеш. Фән һәм тел

3) күч. Бик ныгу, чыныгу. Тарихта Вакыттан кристаллашкан Исем генә кала. Р.Фәйзуллин. Шагыйрь йөрәгендә тормыш каршылыклары көчәйгән саен, шагыйрь «кристаллаша». Р.Фәтхрахманов

Кристаллаша бару Аз-азлап, торган саен күбрәк, ныграк кристаллашу

Кристаллаша башлау Кристалл хәленә күчү билгеләре күренү

Кристаллашып бетү Тәмам кристаллашу, шундый хәлгә килү

Кристаллашып җитү Тулысынча кристалл хәленә күчү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә