КРИСТАЛЛ и. гр. 1. 1) Молекулалары билгеле бер тәртиптә төзелеп, һәрвакыт даими формадагы каты җисем кисәкләре хасил итә торган химик матдә. Борынгы платформалар, җыерчыклы тау өлкәләре, үзәк океаник сыртларның торышы, --- материкларда кристалл токымнарының калкымнары «Җир кабыгының төзелеше» дигән тематик картада күрсәтелгән. Материклар һәм океаннар географиясе. Кыш көне бик югарыда каурыйсыман болытлар йөри. Ул болытлар бик күп, бик күп боз кристалларыннан тора. Кристаллар, бер-берләренә берегеп, кар бөртекләре хасил итә. Салават күпере. Шуңа күрә кристаллны гигант молекула дип карарга була. Гомуми химия: мәсьәләләр һәм күнегүләр 2) күч. Көчле, чыныккан, үз карашларында нык торган кеше. Мин аны [Җәгъфәрне] бары кристаллга әйләнгән, ташка, матдәгә әйләнгән татарлык, аның вөҗданы, дим... Г.Гобәйдуллин 2. с. мәгъ. 1) Кристалл хәлендәге, кристаллдан торган. Кристалл челтәрнең нигезендә элементар кристалл күзәнәге ята. Физика. Юкса эретеп ябыштырганда, кристалл канифоль белән эшләү бик күп тоткарлыклар тудыра ---. Х.Камалов. Әлеге сыек кристалл экранлы телевизорларның калынлыгы нибары 1 сантиметр гына. Татарстан яшьләре 2) күч. Үз карашларында нык торган, чыныккан; чиста, намуслы (кеше тур.). Һич арттырып әйтмим, кристалл кебек кеше. Г.Тавлин. Агу тулы кара йөрәк була, Сатлык йөрәк була – буш йөрәк; Тимер йөрәк, кристалл йөрәк була, Батыр йөрәк була – куш йөрәк. Г.Афзал |