КРИМПЛЕН и. ингл. 1. Синтетик җепселләрдән эшләнгән бөгәрләнми торган тукыма. – Кримплен ертылмый ул, тишелеп туза, – диде Әлфия. С.Зыялы

2. с. мәгъ. Шундый тукымадан тегелгән. Үзең доцент хатыны, ә үзеңнең кримплен күлмәгең дә юк. М.Мәһдиев. Ә хәзер аның өстендә шундый затлы кримплен костюм, аякларында биек үкчәле (унике сантиметр!) итальян туфлие... һәм болар барысы да аңа шундый килешеп тора ---. В.Нуруллин. – Менә шундый инде безнең Линар! – дип, Алтынчәчкә карап, ачык шәмәхә төсле кримплен күлмәгенә чак сыйган күкрәкләрен дерелдәтеп көлеп алды Мөһимә. М.Маликова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә