КРИМИНАЛЬ с. Җинаятьчелеккә бәйле. --- Радио-телевидение, газета-журнал кебек информация чаралары, нигездә, нәкъ менә кеше күңелендә тискәре эмоция тудыра торган экстремаль, криминаль яңалыклар, хәбәрләр тарату белән мәшгуль. Р.Миңнуллин. Казандагы криминаль төркемнәр өчен «стрелка»ның урыны да мәгълүм: Столбище урманындагы ташландык полигон. Г.Гыйльманов. Бу процесс зур масштабка ия булган криминаль төркемнәрнең көчәюенә, дәүләтара террорлыкның киңәя баруына китерә. Философия |