КРИМИНАЛИСТ и. лат. Криминалистика белгече. Калада яшәсә, криминалист белгечләргә тиз генә барып килер иде, маҗаралы детектив әсәрдә яки фильмда алар, тәмәке төпчегенә карап, кем тартуын, ни өчен тартуын, --- иң мөһиме, кайда яшәвен әйтеп бирәләр. Р.Мирхәйдәров. Криминалист кергәндә, Бәхтияров офицер киемнәрен граждан костюмга алыштырып өлгергән, көзгегә каранып басып тора иде. М.Насыйбуллин |