КРИ’ЗИСЛЫ с. Кризис килеп чыккан, кризис кичерә торган. «Исәнме, йөрәк» китабы, әйтерсең, күп кенә яшь шагыйрьләр өчен кризислы хәлдән котылу юлын күрсәтү иде. М.Вәли-Барҗылы. Хәлбуки нормаль хәлендә чакта ил белән идарә итү өчен икътисади, сәяси, юридик, идеологик һәм башка чаралар да артыгы белән җитә, һәм бары тик кризислы әхвәлдә генә яки хокук тәртибен бозучы аерым мәрдәннәргә карата гына дәүләт көчләү юлына баса. Р.Хәкимов. Уйлап карасаң, Россиянең бүгенге көнге кризислы хәлен, аның сәбәпләрен, Россиянең киләчәген синергетика аңлата аламы соң? Философия



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә