КРИ’ЗИС и. гр. 1) Нәрсәнең дә булса яшәешендә, үсешендә авыр, еш кына һәлакәтле тоткарлану хәле, шундый вазгыять. --- табигатьне һәм телне катастрофага китереп җиткергән экология кризисы; идарә эшенә үзенең туган теленә дошман кешеләрне сайлап утыртуларның яман нәтиҗәсен дә онытырга ярамый. М.Юныс. Бүгенге авыл – безгә канат куйган авыл кичергән кризис турында без – өч йөздән артык язучы – барыбыз да беләбез. А.Хәлим. --- Илдар Хөсни Әлмәттә милициядә хезмәт итте, рухи кризистан чыга алмыйча, вакытсыз арабыздан китеп барды. Г.Гыйльманов

2) икът. Икътисадта: булган товар белән ихтыяҗ арасындагы тәңгәллек бозылу. Нинди юбилей, ди, ул кризис вакытында?! Т.Миңнуллин. Кризис башланган 2008 елда бу тармак тәмам кредитка баткан, ә әзер йортлар базары тәмам тулган булып чыкты. Татарстан. Кризис күп кенә фирмаларның ябылуына китерде, кайбер предприятиеләр кризисны сылтау итеп эш урыннарын кыскарта, хезмәт хаклары күзгә күренеп азая, яки аны тоткарлык белән генә бирәләр. Ватаным Татарстан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә