КРЕТИН и. нем. 1) Кретинизм аркасында гадәттән тыш бәләкәй буйлы булган кеше 2) күч. тирг. туп. Акылсыз кеше. [Хаммат:] Авызыңны чамалап ач, кретин! Р.Батулла. – Кретин! – дип кычкырды аңа хатын, кисәк кенә кулына сугып. Х.Ибраһимов. [Ольга:] – Идиот син, кретин! [Мөхәммәт:] – Нәрсә-нәрсә?! [Ольга:] – Шуның өстенә куркак! Р.Сибат |