КРЕСТЬЯН и. рус Төп эше җир эшкәртү, иген игү, мал асрау булган авыл кешесе. Эшче һәм ярлы крестьян власте сугышны тизрәк туктатырга мөмкин икәнлекне --- аңлатырга тырышып карады, ләкин булмады ---. Ш.Камал. Менә татар әдәбиятының ерак тарихын җанландыручы, бүгенгесен үстерү өчен армый-талмый эшләүче галимнәр Галимҗан Нигъмәти, Сәләх Атнагулов та ярлы крестьян гаиләсеннән. И.Салахов. Ләкин ничек кенә кызса да, бераз суынгач, әни үзенең крестьян хатыны икәнен исенә төшерә, өйдә барыбер әти сүзе сүз була. М.Маликова |