КР́ЕСЛО и. рус 1) Гадәттә, култыклы, аркасы биек йомшак утыргыч; кәнәфи. Ишекне бикләп, ачкычын кесәсенә салды, йомшак креслога утырды да миңа текәлеп карады---. Г.Ибраһимов. --- ул [Искәндәр] ак чехол белән өсләре ябылган йомшак креслога – Мәрьямбикәгә каршы утырып, --- йөрәгендәге каушау, уңайсызлыкны никадәр басарга тырышса да, булдыра алмады. К.Тинчурин. Каршымдагы камыш креслога чумып утырган кеше бик кечкенә, бик ябык бит, билләһи! И.Салахов

2) күч. сөйл. Дәрәҗәле урын. – Кресло өчен куркасыздыр инде. – Вәзыйх, эчтән шүрләп, шулай диде. Х.Камалов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә