КР́ЕПОСТЬ и. рус 1) сөйл. Ныгытма, кальга. – Крепость – крепость инде ул. Аны алыр өчен берничә корпус кирәк, – ди ефрейтор. А.Таһиров. Бабасында бер атна кунак булганнан соң, Иннокентий пар ат җигелгән бричкага яшь бичәсен утыртып, аның бирнәләрен төяп, үзе яшәгән Гродно крепостена алып кайтып китте. З.Зәйнуллин. Халтаев яшәгән ихатага килеп җитәрәк ул туктап калды, милиция башлыгы йорты чын мәгънәсендә алып булмаслык крепостьны хәтерләтә иде. Р.Мирхәйдәров

2) тар. Патша Россиясендә ныгытылган төрмә



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә