КРЕПОСТНОЙ с. рус 1. 1) Крестьянның шәхесенә, мөлкәтенә һәм хезмәтенә алпавыт ия булу хокукына нигезләнгән 2) Алпавытка буйсынган, аның кул астындагы (кешеләр тур.). Шәрифә: «Анысы дөрес, Зәкәрия Адамович, шулай да мин аңлый алмыйм, ничек итеп крепостной крестьяннарсыз торырга да, ничек итеп дворяннар үз хуҗалыкларын алып барырлар?» Т.Гыйззәт. Крепостной крестьяннар алпавытка эшләүдән һәм оброк түләүдән баш тартканнар. Татарстан тарихы. --- ул чакта Кабанов дигән ат өйрәтүче бер талантлы крепостной крестьян яшәгән. Дөньяда ниләр бар 2. и. мәгъ. Алпавыт кул астындагы зат, чуракол. Үзе каты куллы старшина буларак, крестьяннарны изеп, җәфалап үз эшләрен эшләтүгә карамастан, аларның крепостной булмауларын яклап чыга. С.Алишев. Алкышлардан туган ялгышлардан Догасын онытып, тулган ай Оеп йоклый... Улларына охшап, Аең да кол – шул ук крепостной. А.Хәлим |